Гражданнарга законнар нигезендә консультация бирелде

2021 елның 3 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Әтнә муниципаль районының КФҮнә килүчеләр өчен чираттагы планлы чара үткәрде.
Гражданнарга кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар һәм РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 ел, №2463 карары нигезендә, кулланучылар хокукларын яклау, атап әйткәндә, көнкүреш техникасы, техник яктан катлаулы товарлар, кием-салым, аяк киеме, төзелеш материаллары, автозапчастьләр, мебель, шулай ук башкаручының эшләрне тиешенчә башкару (хезмәтләр күрсәтү) срокларын бозу мәсьәләләре буенча консультацияләр бирелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең «Кулланучылар хокукларын яклау» Интернет - сайты булуы турында искә алынды, анда претензияләр үрнәкләрен һәм бик күп файдалы һәм кирәкле мәгълүматны табарга мөмкин. «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы аша гражданнарның мөрәҗәгать итү мөмкинлеге турындагы мәсьәләләр кузгатылды.
Чара ахырында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мәгълүмати материал - белешмәлекләр һәм буклетлар таратылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International