Законда тыелган вакытта сыра сату факты билгеләнде

2021 елның 3 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре 2021 елның 3 июнендә үткәрелгән контрольлек чаралары барышында Тукай районының «Дубрава» бакчачылык ширкәте территориясендә урнашкан «У дачи» кибетендә законда тыелган вакытта сыра сату факты ачыкланды.

«Татарстан Республикасы территориясендә алкогольле продукцияне ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына өстәмә чикләүләр турында» 06.03.2015 ел, №10-ТРЗ Татарстан Республикасы Законының 2 статьясындагы 1 пункты нигезендә, 22.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр алкогольле продукцияне ваклап сату тыела.

Әлеге факт буенча шәхси эшмәкәр РФ КоАП 14.6 ст.3 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзү өчен чакырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International