Алабугада сыра сату вакытын чикләүне бозу факты ачыкланды

2021 елның 4 июне, җомга

2021 елның 4 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Алабуга шәһәрендә һәм Алабуга районы буенча алкогольле продукцияне сату турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.

Алабуга шәһәре кибетләренең берсендә иртәнге сәгатьләрдә сыраны ваклап сату факты ачыкланды.

Шулай итеп, «Татарстан Республикасы территориясендә алкогольле продукцияне ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына өстәмә чикләүләр турында» 06.03.2015 ел, №10-ТРЗ Татарстан Республикасы Законының 2 ст.1 п. бозылды, аның нигезендә 22.00 дән 10.00 сәгатькә кадәр алкогольле продукцияне ваклап сату тыела.

Әлеге факт буенча шәхси эшмәкәр РФ КоАП 14.6 ст.3 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзү өчен чакырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International