Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре «Халык контроле» Татарстан Республикасы Дәүләт мәгълүмат системасына мөрәҗәгать итү белән бәйле рәвештә контроль чара үткәрде. Түбән Кама муниципаль районы авыл җирлеге кибетендә белгечләр хосусый эшмәкәрнең БДАМСта теркәлмичә, товар-транспорт накладнойлары һәм сатучының аларга карата белешмәләрсез генә сыра сатуын ачыклаган.
220 литрдан артык сыра һәм сыра эчемлекләре законсыз әйләнештән алынды. Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан РФ КоАП административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Гаепле затлар административ җаваплылыкка тартылачак.
Исегезгә төшерәбез, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз сату фактлары, шул исәптән «Интернет» челтәре аша да, Түбән Кама территориаль органына хәбәр итәргә мөмкин. Һәр хәбәр буенча контроль чара үткәреләчәк. Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз таралу фактлары турында түбәндәге ысуллар белән хәбәр итәргә мөмкин: «кайнар линия» телефоны: 8(8555) 36-63-85, 8 (843) 278-92-79, шулай ук «Халык контроле» ДМС аша да.