Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге полиция хезмәткәрләре белән берлектә 2021 елның 4 июнендә Әгерҗе шәһәренең «Ризалит» кибетендә алкогольле продукцияне, аерым алганда, бер шешә сыраны сату вакытын чикләү чорында сату фактын ачыклады.
Исегезгә төшерәбез, «Татарстан Республикасы территориясендә алкогольле продукцияне ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында» 06.03.2015 ел, №10-ТРЗ Татарстан Республикасы Законының 2 статьясындагы 1 пункты нигезендә (үзгәрешләр һәм өстәмәләр белән) 22.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр алкогольле продукцияне ваклап сату тыела.
Хокук бозучыга административ хокук бозу турында беркетмә төзелде һәм аны карап тикшерү өчен ведомствога җибәрелде.