2021 елның 8 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина Арча районы КФҮ дәүләт бюджет учреждениесе филиалында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча халыкка консультация һәм агарту үткәрде.
Чара барышында товарда җитешсезлек ачыкланган очракта кулланучылар хокуклары турында мәсьәләләр, сыйфатсыз хезмәт күрсәтү, сыйфатсыз товарны алыштыру һ.б. очракта гамәлләр тәртибе турында фикер алышынды, кулланучыларга товарлар яки хезмәтләрне көчләп такканда үзеңне ничек тотарга, шартнамәләр төзегәндә нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеге аңлатылды, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә актуаль мәсьәләләр буенча белешмәлекләр, территориаль орган реквизитлары белән визиткалар бирелде. «Халык контроле» системасы турында мәгълүмат бирелде.
Чара барышында 12 гражданга консультация бирелде. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә гамәлдәге законнар нигезендә тулы аңлатмалар бирелде.