300 литр күләмендә алкогольле продукция законсыз әйләнештән алынды

2021 елның 9 июне, чәршәмбе

2021 елның маенда Яр Чаллы шәһәрендә, Трубный Проезд ур., 38/17 йорт адресы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең оператив муниципальара контроль бүлеге хезмәткәрләре Росалкогольрегулированиенең Идел буе федераль округы буенча МРУ вәкилләре белән берлектә алкогольле продукцияне күпләп сатучыга карата контроль чаралар үткәрде, алар кысаларында ГОСТ таләпләренә туры килми торган 300 л. алкогольле продукция законсыз әйләнештән алынды. Тартып алынган алкогольле продукция үрнәкләре «Кулланучылар базары бәйсез экспертиза һәм мониторингы республика үзәге» дәүләт бюджет учреждениесенә лаборатор сынауга җибәрелде. Росалкогольрегулированиенең Идел буе федераль округы буенча идарәсе алкогольле продукция белән тәэмин итүчеләргә карата административ тикшерү үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International