2021 елның 8 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре «Росспиртпром» АҖ вәкилләренә 298 литр күләмендә алкогольле һәм спиртлы продукцияне юкка чыгару өчен тапшырды. Алынган алкогольле һәм спиртлы продукцияне юк итү турындагы карарлар Татарстан Республикасы Арбитраж суды һәм Яр Чаллы шәһәре җәмәгать судьялары карарлары белән чыгарылды. Хәзерге вакытта алкогольле продукция «Татспиртпром» АҖ мәйданчыгына, алга таба юкка чыгару өчен озатылды.