Тиешле озату документларыннан башка сыра сату факты билгеләнде

2021 елның 11 июне, җомга

Татарстан Республикасының «Халык контроле» Дәүләт Мәгълүмат Системасына Алабуга шәһәренең бер сәүдә объектында озату документларыннан башка гына сыра сату турында гариза килде.

2021 елның 10 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән контроль чаралар барышында «La Vera Pizza» пиццериясендә тиешенчә рәсмиләштерелмәгән товар-озату документларыннан башка гына алкогольле продукция (сыра) әйләнеше факты ачыкланды, 15,68 литр законсыз әйләнештән алынды.

Шәхси эшмәкәр РФ КоАП 14.6 ст. 2 ө. буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзү өчен чакырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International