2021 елның 10 июнендә Кукмара районының Чури авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгече Илшат Бәдретдинов катнашында алкогольле продукцияне сату һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү булды.
Чара кысаларында сәүдә өлкәсендә, аерым алганда, сыйфатсыз товарлар сату һәм төрле хәлләрдә аларны хәл итү юллары турында да сүз барды. Кабул итү барышында барлык мөрәҗәгать итүчеләргә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законы нигезләмәләре һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары нигезендә аңлатмалар бирелде.
Чара кулланучылар хокукларын яклау буенча мәгълүмати-агарту буклетлары һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы тарату белән дәвам итте.
Территориаль орган хезмәткәрләре авыл җирлеге территориясендә эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче сәүдә объектларында да булдылар. Кулланучылар базары өлкәсендә хокук бозуларны кисәтү максатыннан, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының төп моментлары һәм РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге карарын аңлатып, шәхси эшмәкәрләр сатучылары өчен семинар-уку үткәрелде.