Икеләтә нәтиҗәгә китергән тикшерү булды

2021 елның 15 июне, сишәмбе

Административ тикшерү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Нурлат шәһәренең «Разливные напитки» кибетенә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының «Халык контроле» системасына гражданин мөрәҗәгате буенча барып кайттылар.

Тикшерү чаралары барышында әлеге кибеттә алкогольле продукцияне хуҗалык итүче ике субъект – җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять һәм шәхси эшмәкәр сатуы ачыкланды, һәм алар икесе дә гамәлдәге законнарны бозалар.

Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять эшчәнлегендә сатуга куелган 10 шешә «Шишкин хутор» алкогольле продукциясенең БДАМСта агымдагы елның март һәм май айларында сатылган булуын күрсәтә.  Әлеге закон бозу «Атиконтрафакт Алко» кушымтасы ярдәмендә ачыкланды.

Шәхси эшмәкәрдә исә товар-транспорт накладнойлары булмаган килеш, БДАМСта теркәү турында мәглүъмат булмаган килеш 6 атамадагы 35 шешә сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сатуга куелуы ачыкланган.   

Гамәлдәге законнар нигезендә югарыда күрсәтелгән кибеттә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектлардан 21,7 литр күләмендә алкогольле продукция тартып алынды.

Хәзерге вакытта әлеге материаллар буенча административ тикшерүләр алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International