Химиклар мәдәният сараенда кулланучылар хокукларын яклау буенча кизү тору үткәрү турында мәгълүмат

2021 елның 15 июне, сишәмбе

15.06.21 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Химиклар Мәдәният сараенда булып, анда үсентеләр һәм чәчәкләр, үзбәк трикотажы, белорус аяк киеме күргәзмә-ярминкәләре уза, кулланучылар өчен кизү тору оештырды.

Ярминкәләрдә җиләк-җимеш агачлары, чәчәкләр (чия, чирмешән, абрикос, груша, петунья, ампель петуньялары, бархатцалар һ.б.), аяк киемнәренең киң ассортименты (сатучы-консультантлар теләсә нинди проблемалы аякка туры килә торган аяк киеме сайларга булышырга әзер), һәм үзбәк трикотажын (өй киеме, эчке кием һ. б.) тәкъдим ителгән.

Кизү тору барышында сатучыларга һәм сатып алучыларга кулланучылар законнары нигезләре, претензияне бирү тәртибе һәм аларны карау сроклары, сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару һ.б. аңлатылды, шулай ук дежурлык барышында килеп туган мәсьәләләр буенча консультацияләр бирелде.

Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәсьәләләрне хәл итү турында мәгълүмат булган түләүсез басма продукция тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International