Авыл халкы сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару мәсьәләләре белән кызыксынды

2021 елның 16 июне, чәршәмбе

Теләче муниципаль районының Әбде авылында Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров гражданнарны күчмә кабул итте.

Кабул итү вакытында гражданнарга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законының һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карарларының гомуми нигезләмәләре аңлатылды.

Авыл халкы, нигездә, сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару, сыйфатсыз товарны алыштыру, сыйфатсыз товарга таләпләр кую сроклары, техник яктан катлаулы товарлар төшенчәсе белщн кызыксындылар.

Кулланучыларга мондый очрашулар форматы ошады, чөнки аларга үз проблемаларын хәл итү өчен төрле учреждениеләр бусагаларын таптарга кирәк түгел, гражданнар мөрәҗәгатьләре турында законда билгеләнгән сроклар нигезендә җавап көтәргә кирәкми.

Чара ахырында кулланучы өчен мәгълүмат һәм территориаль орган реквизитлары язылган буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International