Ветераннар белән очрашу булды

2021 елның 16 июне, чәршәмбе

2021 елның 15 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова «Ветераннар йорты»нда яшәүчеләр белән очрашу үткәрде.

Ветераннар йортында яшәү өчен барлык кирәкле шартлар да тудырылган. Бер бүлмәле фатирлар өлешчә җиһазландырылган, йортның беренче катында гомуми практика табибы кабинеты эшли. Бүгенге көндә Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм анда катнашучылар, блокадалы Ленинградта яшәүчеләр, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары, фашист концлагерьларының балигъ булмаган тоткыннары, тыл хезмәтчәннәре төзекләндерелгән йортта яши.

Ветераннар белән очрашу барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законының гомуми нигезләмәләре, товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре, товарларның сезонлы булуы аңлатылды. Пенсионерлар үзләрен кызыксындырган проблемалар буенча консультацияләр алдылар, алар нигездә сәүдә өлкәсенә кагылышлы иде: сыйфатсыз товар өчен түләнгән сумманы кире кайтару, сыйфатсыз хезмәт күрсәтү, товар турында тулы булмаган мәгълүмат бирү, гарантия ремонтын үткәрү вакыты һ. б.

Чара барышында катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлатып буклетлар таратылды.

Шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә битлек режимын саклау турында мәгълүмат җиткерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International