Аңлату эшләре дәвам итә

2021 елның 16 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районындагы шәхси эшмәкәр Садыкова Ш. И.ның хуҗалык товарлары белән сәүдә итүче объектында уку-укыту семинары үткәрде. Чарада катнашучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының төп нигезләмәләре аңлатылды, аның нигезендә сатучы кулланучыга сыйфаты килешүгә туры килгән товарны тапшырырга тиеш. Килешүдә товарның сыйфаты турында шартлар булмаганда, сатучы кулланучыга, гадәттә, куела торган таләпләргә туры килә торган һәм мондый төрдәге товар кулланыла торган максатлар өчен яраклы товарны тапшырырга тиеш. Шулай ук товарларны ваклап сату-алу килешүе буенча сату кагыйдәләре нигезендә аңлатмалар бирелде. Нәкъ менә сатыла торган товарларга һәм кулланучы почмагына бәяләр билгеләү кагыйдәләре турында консультацияләр бирелде. Шул исәптән, кулланучылар базары өлкәсендә сатучыларны гына түгел, сатып алучыларны да кызыксындырган күп кенә мәсьәләләр каралды.

Чара ахырында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы буклетлар һәм территориаль орган реквизитлары белән визиткалар өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International