Җәмәгать транспорты тукталышында сыра сату факты билгеләнде

2021 елның 18 июне, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан 2021 елның 17 июнендә, Чаллы шәһәре Ш.Усманов урамы буенча җәмәгать транспорты хәрәкәтенең тукталыш пунктында урнашкан «Эльнара» кибетендә үткәрелгән контрольлек чаралары барышында алкогольле продукцияне ваклап сатуда булу факты ачыкланды. 222,68 литр күләмендә сыра һәм сыра эчемлекләре законсыз әйләнештән алынды.

Элегрәк әлеге эшмәкәр РФ КоАП 14.16 статьясы буенча ТР Чаллы шәһәре җәмәгать суды карары белән тукталышта сыра сату факты буенча җәлеп ителгән иде инде.

Исегезгә төшерәбез, «Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчүне) чикләү турында» 22 ноябрь, 1995 ел, №171-ФЗ Федераль законның 16 статьясы нигезендә, җәмәгать транспорты хәрәкәтенең тукталыш пунктларында алкогольле продукцияне ваклап сату рөхсәт ителми.

Әлеге факт буенча хокук бозучы РФ КоАП 14.6 ст. 3 ө. буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзү өчен чакырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International