Чәчәкләр салонында семинар үткәрелде

2021 елның 21 июне, дүшәмбе

Чәчәкләр - теләсә кайсы очрак өчен искиткеч бүләк. Чәчәк бәйләмен ир-атка һәм хатын-кызга, балага һәм өлкән яшьтәге кешегә бүләк итәргә мөмкин. Букет- туган көнгә, юбилей, туй яки теләсә кайсы башка бәйрәмгә отышлы бүләк.

Хезмәткәрләрнең хокукый белемен арттыру һәм кулланучылар белән килеп туган бәхәсле хәлләрне булдырмау өчен, 2021 елның 18 июнендә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече шәхси эшмәкәр Л.Р. Гыйләҗиеваның кибетендә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законын аңлатып, укулар үткәрде. 

Катнашучылар өчен «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нормалары һәм 31.12.202020 ел, № 2463 товарлар ваклап сату - алу килешүе буенча сату кагыйдәләре аңлатылды. Шулай ук сатучы чәчәкләр сатканда кулланучыга товарның төп куллану үзенчәлекләре (төрле атамасы, товар сорты), аларны нәтиҗәле саклау кагыйдәләре һәм шартлары, бәясе, фирма исеме (атамасы) һәм җитештерүченең һәм чәчәк сатучының урнашу урыны (адресы) турында кирәкле һәм дөрес мәгълүмат бирергә тиешлеген аңлаттылар. Әгәр кулланучыга сатыла торган чәчәкләр турында кирәкле һәм дөрес мәгълүмат бирелмәсә, ул «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 12 статьясы нигезендә килешүне үтәүдән нигезле срокта баш тартырга һәм түләнгән акча суммасын кире кайтаруны, шулай ук башка зыяннарны каплауны таләп итәргә хокуклы. Чара ахырында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы буклетлар һәм территориаль орган реквизитлары белән визиткалар өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International