2232,5 литр күләмендә сыра һәм сыра эчемлекләре законсыз әйләнештән алынды

2021 елның 22 июне, сишәмбе

09.06.21-21.06.21 чорында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре Казан шәһәре территориясендә «Пивоман» сәүдә челтәрендә сыра һәм сыра эчемлекләрен исәпкә алу тәртибен бозу фактларын ачыклады, әлеге хокук бозу өчен административ җаваплылык (этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә дәүләт исәбен бозу) РФ КоАП 14.19 статьясында каралган. 2232,5 литр сыра һәм сыра эчемлекләре законсыз әйләнештән алынды. Хәзерге вакытта административ тикшерүләр алып барыла, аларның нәтиҗәләре буенча гаепле затлар административ җаваплылыкка тартылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International