Табиб һөнәре дөньяда иң борынгы һөнәрләрнең берсе

2021 елның 22 июне, сишәмбе

Табиб һөнәренә һәрвакыт зур хөрмәт белән карыйлар. Кешелек үсеше аннан башка мөмкин түгел бит. Табиб һөнәре дөньяда иң борынгы һөнәрләрнең берсе, һәм хәзерге вакытта ул бөтен җирдә дә кирәк. Безнең һәркайсыбыз гомерендә бер генә тапкыр булса да табибка ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәндер. Кеше гомеренең иң башында ук – сабый туганда табиблар катнаша бит. Ә заманча сәламәтлек саклау өлкәсе һәм табибларның тырышлыгы авыруларны дәвалауга һәм кеше сәламәтлеген саклауга гына түгел, ә төрле авыруларны кисәтүгә дә юнәлдерелгән.

Шушы күркәм бәйрәм уңаеннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре атказанган медицина эшлеклеләре һәм табиблар бюст-һәйкәлләрендә булды. Болар: РСФСР атказанган фән эшлеклесе Ю.А. Ратнер (ГИДУВның хирургия һәм онкология кафедрасы мөдире, 1946-1972), ТАССРның атказанган табибы К. В. Ульянов (1947-1958), РСФСРның Атказанган фән эшлеклесе М. З. Сигалу, А. К. Мөхәммәдъяров, академик А. Е. Арбузов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International