Кулланучылар белемен арттыру буенча чара үткәрелде

2021 елның 23 июне, чәршәмбе

2021 елның 18 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль–инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Екатерина Емельянова Олы Подберезье авыл җирлеге территориясендә узган «Авыл көне»ндә кулланучылар белемен арттыру буенча чара үткәрде. Авыл халкына һәм аларның кунакларына Россия Федерациясе законнары, шул исәптән «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законы һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.2020 ел, №2463 карары белән расланган ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләре нигезендә, һәр конкрет ситуациядә аларның хокуклары һәм әлеге хокукларны гамәлгә ашыру тәртибе аңлатылды. Шулай ук «Вестник Потребителя» газетасы, буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International