Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Дим-Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбе каршындагы мәктәп яны хезмәт һәм ял лагерында балаларның ялы файдалы уза. Шулай итеп, шушы көннәрдә аларга берьюлы ике ведомстводан кунаклар килде.
Ютазы районы буенча Россия ЮХИДИ бүлеге начальнигы Марс Гәрәев укучыларга юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү мәҗбүрилеге турында сөйләде: җәяүлеләр яки велосипедта йөрүчеләр тротуар буенча гына йөрергә тиеш, юл аркылы чыкканда светофор булган җирдә аеруча игътибарлы булырга кирәклеге, юлда яки тротуарда уйнамаска, җәмәгать транспортында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Ютазы районы буенча Әлмәт территориаль органы белгече Гөлнара Габдрахманова кулланучылар белеме һәм кулланучылар хокукларын яклау турында сөйләде. Балалар белән уен үткәрелде: кайсыбер укучылар үз товарларын рекламалый һәм сата торган сатучы ролен уйнадылар, ә икенчеләре – әлеге товарны сатып алырга тиешле сатып алучы ролендә. Әмма шул ук вакытта сатучыдан тәкъдим ителгән продуктның тышкы ягына гына түгел, ә сыйфатына да игътибар итү - уенның ахыргы максаты - гамәлдәге закон кысаларында кулланучы хокукларын яклау нигезләрен белү.
Ахырда белгеч укучылар ярдәмендә ваклап сату-алу шартнамәсе буенча кулланучының гомуми хокукларын билгеләде: кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә кулланучының хокукы; товарның куркынычсызлыгына хокук; товарның сыйфатына хокук; мораль зыянны компенсацияләү хокукы; товар турында мәгълүмат алу хокукы, үз хокукларын суд тарафыннан яклау хокукы.
Барлык катнашучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәренең райондагы контактлары, мәгълүмати буклетлар, «Вестник потребителя» газетасының яңа саны таратылды.