Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына килгән гариза буенча административ хокук бозу турында эш кузгату һәм административ тикшерү үткәрү кысаларында, Түбән Кама шәһәре кибетләренең берсендә яраклылык вакыты чыккан, товар-озату документларыннан башка, шулай ук БДАМСта теркәлмичә сыра һәм сыра эчемлекләрен сату факты билгеләнде. Барлыгы 94,5 литр күләмендә продукция хуҗасыннан алынды. Шәхси эшмәкәр РФ КоАП 14.6 ст.2 ө., 14.33 ст.2 ө. һәм 14.19 ст. буенча административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү өчен чакырылган.
Алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуга шикаять белән дәүләт мәгълүмат системасына мөрәҗәгать иткән граждпнинга 2000 сум күләмендә матди бүләк биреләчәк. «Халык контроле» Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасының эшләве Татарстан Республикасы Президентының 2012 елның 1 июнендәге ПУ-408 номерлы «Халык контроле» Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасы турында Указын үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2012 елның 10 августындагы 676 номерлы карары нигезендә гамәлгә ашырыла.