Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына гражданин мөрәҗәгате буенча административ тикшерү кысаларында Әлки районының Югары Матак авылы кибетенә бардылар.
Тикшерү чаралары барышында әлеге кибеттә алкогольле продукция сатуның гамәлдәге законнарны бозып башкарылуы ачыкланды.
Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең БДАМСта алкогольле продукцияне исәпкә алуның билгеләнгән тәртибен бозып, моңа кадәр сатылган төрле сыешлыкта 8 шешә аракы булуы ачыкланган. Әлеге закон бозу «Атиконтрафакт Алко» кушымтасы ярдәмендә ачыкланды.
Гамәлдәге законнар нигезендә хуҗалык итүче субъекттан 3,4 литр күләмендә алкогольле продукция тартып алынды.
Хәзерге вакытта әлеге материал буенча административ тикшерү бара.