Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органында конкурста катнашучыларны бүләкләделәр

2021 елның 28 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар кысаларында рус шагыйре Александр Пушкин әсәрләре буенча рәсем һәм кул эшләре конкурслары һәм «Туган телнең матурлыгы һәм бөеклеге» темасына иншалар конкурсы үткәрелде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләренең балалары яшь категорияләре буенча рәсем һәм кул эшләнмәләре конкурсында катнашты. Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты Владимир Еремеев иншалар конкурсында катнашты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре арасында 2 нче урынны алды.

Конкурста җиңүчеләрне һәм призерларны мактау грамоталары һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International