Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы кулланучылар хокукларын яклау бүлеге белгечләре Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белән тыгыз элемтәдә тора, ял итүчеләргә даими рәвештә консультация ярдәме күрсәтә.
Бу очрашулар физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә игътибар, катнашу һәм кайгыртучанлык тоярга мөмкинлек бирә.
Җәй һәм эсселек булуга карамастан, ял итүчеләр белгечләрне күрергә шат иделәр. Очрашу саф һавада барлык тиешле шәхси саклану чараларын кулланып уздырылды. «Изгелек» үзәгенең йорт яны участогы беседкасында үткәрелгән чара аеруча күңелле һәм нәтиҗәле узды, ял итүчеләр белгечләр белән кулланучылар хокукларын яклау темасына аралаштылар, көнүзәк сораулар бирделәр. Чарада катнашучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, №2300-1 РФ Законының төп маддәләре, претензия хаты төзү тәртибе аңлатылды.
Барлык сорауларга да белгечләрдщн компетентлы җаваплар алдылар. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән мәгълүмати белешмәлекләр тәкъдим ителде.