1400 литр сыра һәм сыра эчемлекләре законсыз әйләнештән алынды

2021 елның 5 июле, дүшәмбе

01.06.21 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең оператив муниципальара контроль бүлеге белгечләре Казан шәһәре территориясендә «Пивоман» эчемлекләр сәүдә челтәрендә сыра һәм сыра эчемлекләрен исәпкә алу тәртибен бозу очрагын ачыклады. Әлеге хокук бозу өчен административ җаваплылык РФ КоАП 14.19 статьясында каралган (этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм аның әйләнеше өлкәсендә дәүләт исәбен бозу). 1400 литр сыра һәм сыра эчемлекләре законсыз әйләнештән алынды. Хәзерге вакытта административ тикшерү бара, аның нәтиҗәләре буенча гаепле затлар административ җаваплылыкка тартылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International