Безгә һәрвакыт кирәкле һәм яхшы түләнә торган һөнәр алу өчен күп һәм тырышып укырга кирәк, дип вәгъдә иттеләр. Тик хәзер вакытлар үзгәрде, ниндидер эштә оста булу өчен, ярты ел дәвамында үткән укулар да җитә. Мәсәлән, соңгы елларда маникюр остасы булып эшләү популярлашты.
Маникюр остасы - тырнакларны төрле дизайннар белән бизәүче, буяучы кеше. Тик чынлыкта «маникюр» төшенчәсе процедура вакытында башкарыла торган берничә эшне үз эченә ала. Ә алар барысы да комплекста кулларга һәм кул тиресенә сәламәт төс һәм матурлык бирү өчен эшләнә.
Маникюра остасы – лакларны дөрес сайларга, аларны дөрес буярга, тырнакларны вакытында карарга, куллар массажын һәм тырнаклар өчен дәвалау ванналары ясарга өйрәтә торган универсаль һөнәр иясе.
06.07.21 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә кулланучылар грамоталылыгын арттыру өчен маникюр остасы белән семинар үткәрелде.
Чараны үткәрү кысаларында мастерга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга сала торган закон һәм норматив актлар турында мәгълүмат җиткерелде: «Кулланучылар хокукларын яклау турында»07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре.
Кулланучылар хокукларын яклау буенча сораулар килеп туган очракта мөрәҗәгать итү өчен координатлар бирелде.
Татарстан Республикасы территориясендә «битлек» режимын саклау турында мәгълүмат җиткерелде.