Кулланучы һәрвакыт юридик яктан белемле булырга тиеш

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе

2021 елның 7 июлендә Әтнә муниципаль районы Күбән авыл Советы бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы вазыйфаларын башкаручы Ләйсән Абдуллина гражданнарны кабул итте.

Кабул итү турында халыкка белдерүләр аша хәбәр ителгән иде.

Чарада якын-тирә торак пунктлардан гражданнар катнашты. Нигездә, сәүдә өлкәсенә, аерым алганда, товарлар сату һәм тиешле сыйфатта хезмәт күрсәтү һәм килеп туган хәлләрне хәл итү ысуллары турында мәсьәләләр кузгатылды. Кулланучыларны кызыксындырган барлык мәсьәләләр буенча консультацияләр бирелде.

Шулай ук катнашучыларга РФ Хөкүмәтенең 31.12.202020 ел, №2463 карары белән расланган сәүдәнең яңа кагыйдәләре турында сөйләделәр. Товар һәм сатучы турында нинди мәгълүмат бирелергә, төрле конфликтлы хәлләрдә үзеңне ничек якларга икәнлеге аңлатылды. Шулай ук «Халык контроле» системасы эше турында да искәртелде.

Халыкның кулланучылар белемен арттыру өчен, барысына да «Вестник потребителя Татарстана» газетасы һәм файдалы мәгълүмат тупланган брошюралар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International