2021 елның 8 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы вазыйфаларын башкаручы Ләйсән Абдуллина Арча муниципаль районының Шушмабаш авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукция сату өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде. Кабул итүдә авыл җирлеге халкы катнашты. Очрашу барышында авыл халкына кулланучылар хокукларын яклау буенча киңәшләр бирелде, территориаль орган практикасыннан мисаллар китерелде.
Торак пунктта яшәүчеләрдән тиешле сыйфатлы товарны алыштыру сроклары, сатучыга сыйфатсыз товарга карата дәгъва белдерү сроклары һәм сатучы үз товарын танымаса, нәрсә эшләргә кирәклеге турында сораулар килде. Шулай ук тиз йөрешле велосипедның җитешсезлекләрен ачыклаганда, ишекләргә заказ биргәндә кулланучының хокуклары турында сораулар бирелде. Кергән барлык сораулар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе кысаларында квалификацияле җаваплар бирелде.
Гражданнарны кабул иткәннән соң авыл җирлеге хезмәткәрләре һәм шәхси эшмәкәрләр белән «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нормалары һәм кагыйдәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.2020 ел, №2463 карары белән расланган ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләре аңлатылды.
Чара барышында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча өләшү материалы һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы тапшырылды.