Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кергән гаризаны тикшерү кысаларында Түбән Кама шәһәре кибетләренең берсендә алкогольле продукцияне ваклап сату вакытын чикләүнең законда билгеләнгән сәгатьләрендә кабат сыра сату факты ачыклады. Тәүлекнең билгеле бер вакытында хәмер сатуны тыю гражданнарның сәламәтлеген саклауга юнәлдерелгән, шуңа күрә мондый тәртипне бозу кешеләрнең сәламәтлегенә куркыныч буларак яный.
Гаепле затка карата инспекция хезмәткәрләре РФ КоАП 14.6 ст.3 ө.буенча административ хокук бозу турында эш кузгатачак, аның буенча юридик затлар йөз мең сумнан алып өч йөз мең сумга кадәр, юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр егермедән кырык мең сумга кадәр административ штраф рәвешендә җәзага тартыла. Тик, күрәсең, штраф суммасы шәхси эшкуарны куркытмый, чөнки аның тарафыннан закон бозулар һаман кабатланып тора.