Сәүдә предприятиеләрендә профилактик чаралар үткәрелде

2021 елның 12 июле, дүшәмбе

2021 елның 9 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре «Казан» Агросәнәгать паркы һәм «Аш–Су» АҖ территориясендә кулланучылар өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча халыкка хокукый аң-белем дәрәҗәсен күтәрүгә һәм халыкка мәгълүмат җиткерүгә юнәлдерелгән профилактик чаралар үткәрде.

Анда «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, законнардагы үзгәрешләр, 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләре һәм 2020 елның 21 сентябрендәге 1514 номерлы Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләре каралды.

Кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы, товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр турында кирәкле мәгълүмат бирү, претензияләрне карау тәртибе һәм вакытлары аңлатылды.

Кулланучылар хокукларын яклау буенча сораулар килеп туган очракта мөрәҗәгать итү өчен координатлар бирелде.

Өстәмә рәвештә кулланучылар һәм оешма хезмәткәрләренә битлек режимын үтәү буенча бурычлар турында хәбәр иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International