Баулы районында халык алдында ачык чара үткәрү турында

2021 елның 12 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хәбәр иткәнчә, 2021 елга контрольлек итүче субъектлар белән ачык фикер алышулар үткәрү планы-графигы нигезендә Баулы муниципаль районының хуҗалык итүче субъектлары белән алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокук куллану һәм административ практика мәсьәләләре буенча гавами чара үткәреләчәк.

Чараның исеме: алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокук куллану һәм административ практика мәсьәләләре буенча гавами фикер алышу.

Чараны үткәрүче контроль-күзәтчелек органы исеме: Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы. Нотыкчы – Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Михеева Миләүшә Индус кызы.

Чараны үткәрү датасы һәм вакыты: 2021 елның 27 июле, 10.00 сәгатьтә.

Чараны үткәрү урыны: Баулы муниципаль районы администрациясе (Баулы ш., Куйбышев ур., 20).

Чараның статусы: планлаштырылган.

Чараның кыскача тасвирламасы: алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә төбәк дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда хокук куллану практикасы нәтиҗәләре турында фикер алышу; ачыкланган хокук бозуларның сәбәпләрен анализлау һәм гамәлдәге законнарның контрольдә тотылырга тиешле субъектларына аңлатма бирү.

Чара нәтиҗәләрен кыскача тасвирлау: чара ахырында катнашучыларга үзләрен кызыксындырган сораулар буенча тиешле консультацияләр һәм киңәшләр биреләчәк.

Халык алдында катнашу өчен теркәлергә һәм күрсәтелгән тематика буенча кызыксындырган сорауларны 26.06.21 елга кадәр түбәндәге электрон адреска җибәрергә мөмкин: Milyausha.Miheeva@tatar.ru

Мәгълүматны 8 (85569) 5-33-16 телефоны буенча ачыкларга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International