Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы вазыйфаларын башкаручы Ләйсән Абдуллина һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова Балтач муниципаль районының Иске Салавыч авылында алкогольле продукция сату, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү үткәрделәр. Чарада Салавыч авыл җирлеге башлыгы Рәсим Латыйпов та катнашты.
Чаралар барышында гражданнарга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нигезендә үз хокукларын гамәлгә ашыру тәртибе, шул исәптән РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463номерлы карары белән расланган товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре аңлатылды. Территориаль орган тәҗрибәсеннән мисаллар китерелде.
Гражданнарны кабул иткәннән соң авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлатып семинар үткәрелде.
Күчмә кабул итү турында халыкка җәмәгать урыннарында һәм мәгълүмат стендларында урнаштырылган белдерүләр аша хәбәр ителде.
Очрашу барышында кулланучылар хокукларын яклау, алкоголь базары өлкәсендә, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Эшмәкәрләр һәм авыл халкы барлык сорауларга да эчтәлекле җаваплар алдылар.
Катнашучылар оештыручыларга кабул итү оештырган, файдалы мәгълүмат биргән өчен рәхмәт белдерделәр һәм авыл халкының мондый чараларга мохтаҗ булуын билгеләп үттеләр.