Закон белән тыелган вакытта сыра сату факты ачыкланды

2021 елның 14 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан 2021 елның 12 июлендә, ТР, Яр Чаллы шәһәре, 53/27В йорт адресы буенча урнашкан «Ашамлыклар» кибетендә контроль чаралары үткәрү барышында алкогольле продукцияне сату вакытын закон нигезендә чикләү чорында сыраны ваклап сату факты ачыкланды.

Шулай итеп, «Татарстан Республикасы территориясендә алкогольле продукцияне ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына өстәмә чикләүләр турында» 06.03.2015 елның 10-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 2 ст.1 п. бозылды, аның нигезендә 22.00 сәгатьтән 10: 00 сәгатькә кадәр алкогольле продукцияне ваклап сату тыела.

Әлеге факт буенча шәхси эшмәкәр РФ КоАП 14.6 ст.3 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзү өчен чакырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International