Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләренең уртак чаралары барышында, Чистайда яшәүче бер ханымның гаражында контрафакт спирт саклау факты ачыкланды.
Әлеге спиртны ачыклау, Россия Федерациясе ИКнең 171.4 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган тентү барышында табылды. Тикшерү нәтиҗәсендә гражданкадан 140 литр күләмендә легаль булмаган хәмер продукциясе тартып алынды.
Хәзерге вакытта Россия Эчке эшләр министрлыгының сорау алу бүлеге тарафыннан, административ тикшерү уздыру өчен, җинаять эшеннән тикшерү материалы бүлеп бирү һәм аны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына тапшыру турында карар кабул ителде.