Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Наталья Платонова, Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад бүлеге әйдәп баручы белгече Эльмира Вакулюк белән берлектә, Лениногорск шәһәренең күпфункцияле үзәге хезмәткәрләре һәм килүчеләр өчен кизү тору үткәрделәр. Әлеге чаралар «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» программасын үтәү йөзеннән җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре белән берлектә үткәрелә.
Кизү тору барышында күпфункцияле үзәк клиентларына, шулай ук КФҮ хезмәткәрләренә соңгы үзгәрешләр белән кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнар нормаларын аңлаттылар, кулланучылар һәм сатучылар арасында товарлар сатуда барлыкка килгән мөнәсәбәтләр турында фикер алыштылар. Яңгыраган сорауларга аңлатмалар бирелде, хокукый ярдәм күрсәтелде, мәгълүмати материал таратылды.
Әлеге очрашулар кулланучылар хокукларын яклау һәм хокукый белем дәрәҗәсен күтәрү мәсьәләләрендә халыкның мәгълүматлылыгын арттыруга китерә.