Контрольлек буенча уртак чаралар барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре, РФ Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, шәһәрнең бер үк шәхси эшмәкәренең ике кибетендә дә алкогольле продукциянең законсыз әйләнеше, аерым алганда, закон белән тыелган вакытта сыра сату фактын ачыклады. Әлеге факт «Ваклап сату вакытына өстәмә чикләүләр турында» 06.03.2015 елның 10-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законын бозу булып санала, Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату 22:00 сәгатьтән 10:00 сәгатькә кадәр тыелган. Әлеге факт буенча шәхси эшмәкәр РФ КоАП 14.6 ст. 3 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзү өчен чакырылган.