Әлки районында профилактик чаралар һәм бәяләр мониторингы үткәрелде

2021 елның 15 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар белән даими очрашулар үткәрә, алар барышында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнар аңлатыла. Моннан тыш, ведомство карамагындагы районнарның кибетләрендә билгеләнгән вакытта азык-төлек товарлары бәяләренә һәм ассортиментына мониторинг үткәрелә.

Шундый чаралар 2021 елның 14 июлендә Әлки районының сәүдә объектларында үтте. Мониторинг барышында төп азык-төлек товарларына бәяләр җентекләп өйрәнелде. Белгечләр билгеләп үткәнчә, кишер һәм чөгендергә бәяләр элеккечә үк югары булып кала.

Профилактик чаралар барышында кулланучыларга һәм хуҗалык итүче субъектларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре һәм таләпләре аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International