Килүчеләргә консультация белән күчмә чара үткәрделәр

2021 елның 14 июле, чәршәмбе

2021 елның 13 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Әтнә районы КФҮ филиалы бинасында килүчеләргә консультация белән күчмә чара үткәрде.

Чараның төп максаты - авыл халкына товарлар сатып алганда (хезмәтләр күрсәткәндә) кулланучылар очраша торган иң актуаль проблемалар турында мәгълүмат бирү. Консультация вакытында 9 граждан кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле сораулар белән мөрәҗәгать итте. Гражданнарга кулланучылар законнары нигезләре, претензияне бирү тәртибе һәм аларны карау сроклары, сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару шартлары аңлатылды. Чара дәвамында әңгәмә барышында барлыкка килгән сораулар буенча консультацияләр бирелде.

Кулланучылар өчен уңайлы урында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы буклетлар, «Вестник потребителя Татарстана» газеталары номерлары урнаштырылган иде һәм территориаль орган визиткалары таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International