Һәр кулланучы үз хокукларын белергә тиеш

2021 елның 15 июле, пәнҗешәмбе

Һәр кеше гомерендә бер генә тапкыр булса да теге яки бу товарны сатып алганда, хезмәтләр башкарылганда кулланучы ролендә катнаша. Безнең хокуклар, кулланучы буларак, шактый еш бозыла. Үзен һәм үз гаиләсен намуссыз җитештерүчеләрдән һәм сатучылардан яклау өчен, кулланучы үз хокукларын белергә тиеш.

14 июльдә, Теләче муниципаль районы Алан авыл җирлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы вазыйфаларын башкаручы Ләйсән Абдуллина гражданнарны кабул итте. Кабул итүдә авыл халкы катнашты. Яңгыраган сораулар сәүдә өлкәсенә кагылышлы иде. ММИ хезмәткәрләре шулай ук кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча да киңәшләштеләр. Халык сыйфатсыз товар сатып алган очракта, сатучыга таләпләр кую, техник яктан катлаулы товарларга экспертиза үткәрү һәм диагностика үткәрү сроклары турында борчыган сорауларын бирделәр. Алкогольле продукцияне сату өлкәсендә дә сораулар яңгырады. Аралашу барышында суд практикасыннан мисаллар китерелде.

Чара «Вестник потребителя Татарстана » газетасы һәм буклетлар тарату белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International