2021 елның 14 июлендә юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр белән үзара бәйләнешсез контроль чаралар үткәрү барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Әлки районы Чуаш Борнае авылының сәүдә объектында сәгать 10га кадәр сыра сату фактын ачыклады.
Кибеттә эшчәнлек алып баручы хосусый эшмәкәр алкогольле продукцияне сату шартларын чикләүне тәэмин итмәгән һәм «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчүне) чикләү турында» 22.11.1995 елның 171-ФЗ номерлы Федераль законның 16 статьясын бозган.
Хәзерге вакытта тикшерү материалы административ хокук бозу турындагы эш буенча җитештерү стадиясендә тора.