Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органына Яр Чаллы шәһәре сәүдә объектларының берсендә озату документларыннан башка гына сыра сату турында шикаять килде.
2021 елның 14 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән контроль чаралар барышында «Хали Гали» кафесында тиешенчә рәсмиләштерелмәгән товар-озату документларыннан башка гына алкогольле продукция (сыра) әйләнеше факты ачыкланды.
Шәхси эшмәкәр РФ КоАП 14.6 ст. 2 ө. буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзү өчен чакырылган.