2021 елның 16 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре «Бәхетле плюс» ҖЧҖ сәүдә объектында сатучылар өчен укыту семинары үткәрде.
Сатучыларга кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукцияне сату өлкәсендә гамәлдәге законнар нигезендә аңлатмалар бирелде. Сатыла торган товарларга бәяләрне рәсмиләштерү кагыйдәләре, сатучы турында, товарлар турында мәҗбүри һәм дөрес мәгълүмат булу, шулай ук сатып алучы почмагында нинди мәгълүмат булырга тиешлеге, оешма элмә тактасы булуы турында мәгълүмат бирелде. Өстәмә рәвештә БДАМС системасы турында мәгълүмат җиткерелде.