Хәзер бахча культураларын сату сезонының кызган чагы. Базар һәм кибет киштәләре карбыз һәм кавын белән тулган. Тик билгеләнмәгән урыннарда оештырылган сәүдәне дә еш очратырга була. Шуңа күрә бахча культуралары сатып алганда, махсус сәүдә итү кагыйдәләре турында да онытмаска кирәк.
Бахча культуралары белән сәүдә итү сезонлы характерда. Карбыз-кавын сату элмә астында оештырылырга тиеш. Алар җирдә өем булып сакланырга тиеш түгел.
Сатучы дәүләт стандартлары, товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре, санитария нормалары һәм кагыйдәләре, «Кулланучылар хокукларын яклау турында», «Азык-төлек продуктларының сыйфаты һәм иминлеге турында» һәм башка норматив документларда билгеләнгән таләпләрне үтәргә тиеш.
Шуны истә тотарга кирәк, әгәр продукция юл читләрендә, җиһазландырылмаган урыннарда сатыла икән, мөгаен, бу продукция махсус урыннарда сатылуга исәп тота алмыйдыр. Моның сәбәпләре төрле булырга мөмкин: аның куркынычсызлыгын раслый торган товар-озату документларының булмавы; продукцияне лаборатор тикшерүнең тиешле дәрәҗәдә булмавы, мәсәлән нитратлар, авыр металл тозлары, радионуклидлар, пестицидлар һәм башкаларның тиешле нормадан артып китүе.
Карбыз сайлаганда җимешләрнең тышкы кыяфәтенә игътибар итәргә кирәк. Алар чиста, коры, өлгергән булырга тиеш. Кавын сайлаганда җимешнең исенә игътибар итәргә кирәк. Өлгергән кавын исе хәтта киселмәсә дә сизелеп торырга тиеш.
Эчәк инфекцияләрен һәм азык-төлек белән агулануларны булдырмас өчен, гап-гади гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәк: кавын һәм карбызны яхшылап юарга кирәк. Киселгән җиләкне суыткычта гына сакларга. Сатып алган вакытта сатучылардан сатылучы продукциягә озату документларын таләп итәргә оялмагыз, куркынычсыз кавын һәм карбызны бары тик билгеләнгән сәүдә урыннарында һәм базарларда гына сатып алу мәслихәт.