Кибеттә азык-төлекне сайлаганда, һәр сатып алучы аның сыйфатлы булуына һәм сәламәтлек өчен куркынычсызлыгына ышанырга тели. Нигездә, кулланучылар продуктның тышкы кыяфәтенә, яраклылык вакытына һәм, әлбәттә, бәясенә игътибар итә. Кызганычка каршы, үз хокукларыбызны белмәү товар өчен арттырып түләүгә, сыйфатсыз азык-төлек сатып алуга яки сатучының һәм каравылчының беренче сүзе буенча үз сумкаларыбызны ачып күрсәтүебезгә китерә. Авыр хәлгә эләкмәс өчен, шулай ук тулырак мәгълүмат алу өчен, 2021 елның 19 июлендә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы вазыйфаларын башкаручы Ләйсән Абдуллина, «Ранур» ҖЧҖ (Арча районы) сәүдә объектында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законын аңлатып, сатучылар өчен семинар-укулар үткәрде.
Уку барышында кулланучылар хокукларын яклау турында закон нормалары аңлатылды, шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган товарларны ваклап сату-алу шартнамәсе буенча сату кагыйдәләре нигезендә аңлатмалар бирелде. Чара ахырында «Вестник потребителя Татарстана» газетасы, товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүмат белән брошюралар һәм буклетлар таратылды.