Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре, «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз җитештерүләрен һәм (яки) әйләнешен кисәтү буенча чараларны тормышка ашыру турында» 28.09.2015 елның 1027 номерлы РФ Хөкүмәте карары нигезендә, аны алга таба юк итү максатыннан, «Росспиртпром» ААҖнә конфискацияләнгән алкогольле һәм спиртлы продукция тапшыруны үткәрде.
2021 елның 21 июлендә Әлмәт шәһәрендә урнашкан складтан алкогольле продукция юкка чыгарылырга тиеш. Барлыгы 953 берәмлек алкогольле һәм спиртлы продукция кабул итү - тапшыру актлары буенча, 648,72 литр күләмендә, стандартлар, санитар кагыйдәләр һәм гигиена нормативлары таләпләренә җавап бирми торган, шулай ук халыкның сәламәтлегенә һәм тормышына куркыныч янау сәбәпле төзелгән унбер акт буенча юкка чыгарылды.