Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына кулланучы сорау белән мөрәҗәгать итте:
- 50% ташлама белән босоножкалар сатып алдым. Сатучылар ташлама булуны сезон тәмамлануга бәйле дип аңлаттылар. Икенче көнне кибеткә кире кайтарырга булдым – аның төсе күлмәккә туры килмәде. Ләкин сатучы аның ташлама белән сатылуын сәбәп итеп, аяк киеме кире кайтарылмый, дип җавап бирде. Бу, чыннан да, шулаймы?
Сорауга белгеч тарафыннан «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 25 статьясы нигезендә аңлатма бирелде: сатып алынган көнне санамаганда, ундүрт көн эчендә, кулланучы азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны, әгәр күрсәтелгән товар формасы, габаритлары, фасоны, төсе, үлчәме яки комплектациясе буенча туры килмәсә, сатучыдан шундый ук товарга алмаштырырга хокуклы. Әгәр күрсәтелгән товар кулланылышта булмаса, азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны тиешенчә алмаштыру үткәрелә, аның товар төре, куллану үзлекләре, пломбалары, фабрика ярлыклары сакланырга тиеш, шулай ук товар чегы яки касса чегы яисә күрсәтелгән товарга түләүне раслаучы башка документ булса. Кулланучының товар чегы яки касса чегы яисә товар өчен түләүне раслаучы башка документ булмавы аның шаһит күрсәтмәләренә сылтама ясау мөмкинлегеннән мәхрүм итми.
Кулланучының сатучыга мөрәҗәгать иткән көнне сатуда шундый ук товар булмаса, кулланучы сату-алу килешүен үтәүдән баш тартырга һәм күрсәтелгән товар өчен түләнгән акчаны кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы. Кулланучының товар өчен түләнгән акчаны кире кайтару турындагы таләбе күрсәтелгән товарны кире кайтарганнан соң өч көн эчендә канәгатьләндерелергә тиеш.