ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Камадагы хезмәткәрләре алкогольле продукцияне законсыз сату фактын ачыклады

2021 елның 23 июле, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре «Халык контроле» мәгълүмат системасына гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләрне карап тикшерү кысаларында, Түбән Каманың стационар булмаган сәүдә объектында алкогольле продукция (сыра) сату фактын билгеләде. Бинада барлыгы 42 литрдан артык сыра һәм сыра эчемлекләре табылган һәм тартып алынган.

«Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында» 171-ФЗ номерлы Федераль законның 16 статьясындагы 2 өлеше нигезендә, стационар булмаган сәүдә объектларында алкогольле продукцияне ваклап сату тыела.

Хәзерге вакытта гамәлдәге законны бозучыга РФ КоАП 14.16 статьясындагы 2,3 өлеше буенча (Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция сату кагыйдәләрен бозу) административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү өчен территориаль органга килү турында почта хәбәрнамәсе җибәрелде, ә гариза урнаштырган мөрәҗәгать итүчегә матди бүләк биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International