«Минераль су сатып алу» темасына кулланучылар арасында анкеталаштыру үткәрелде

2021 елның 23 июле, җомга

Минераль су - үз составында эретелгән тозлар, микроэлементлар һәм биологик актив компонентлар булган су. Бүген мондый суга ихтыяҗ зур һәм аны даруханәдә генә түгел, супермаркет киштәләрендә дә табарга була. Кызганычка каршы, минераль суның билгеле бер үзлеккә ия булуын һәм эчәргә яраклы суны алыштыру өчен туры килмәвен бөтенесе дә аңламый. Аны дөрес кулланмаган очракта, дәвалану мөмкин түгел. Ә иң начары - сәламәтлек белән бәйле проблемалар кискенләшергә мөмкин.

Игътибар итегез, минераль су төре һәрвакыт диярлек этикеткада күрсәтелгән. Бу мөһим мәгълүмат, аны, һичшиксез, сатып алганчыга кадәр өйрәнергә кирәк.

Минераль су сатып алганда нинди төп критерийларга таянып эш итәргә кирәк соң?

Беренче рекомендация стандарт булачак: үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәгез, дәвалаучы табибыгыз белән киңәшләшегез. Ничек кенә сәер яңгырамасын, әмма табиб сезнең авыру турында күбрәк белә, сезнең өчен нинди суның файдалы булуын яхшы аңлый, ә кайсысыннан уңай нәтиҗә көтәргә туры килмәгәнен кисәтә.

Иң беренче эш итеп кибеттә этикетканы игътибар белән өйрәнегез. Этикеткада түбәндәге мәгълүматлар күрсәтелергә тиеш: суның исеме, җитештерүче фирмасы, химик составы, саклау кагыйдәләре, яраклылык вакыты һәм минеральләшү ысулы.

Пыяла шешәләрдәге суга өстенлек бирегез - бу иң куркынычсыз материал. Пластик шешәләр хәтта аз гына җылынуны да кабул итми. Әгәр шешә транспортлау яки саклау вакытында җылыту приборлары янында яки кояш нурлары астында торса, пластиктан суга эләгә торган агулы матдәләр бүленеп чыга башлый.

22.07.21 көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре тарафыннан «минераль су сатып алу»темасына кулланучылар арасында анкеталаштыру үткәрелде.

Кызганычка каршы, супермаркет киштәсендә нинди су торуын билгеләү кыен. Танылган җитештерүчеләр һәм танылган чыганакларга, пыяла савыттагы суга өстенлек бирегез.  Тагын бер куркынычсыз вариант - җирле минераль суларны куллану.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International