Закон белән тыелган вакытта сыра сату факты ачыкланды

2021 елның 23 июле, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан 2021 елның 22 июлендә, ТР, Яр Чаллы шәһәре, Гадел Кутуй урамы, 8 нче йорт адресы буенча урнашкан «Колосок» кибетендә контрольлек чаралары үткәрү барышында, 9 сәгать 5 минутта алкогольле продукцияне (сыра) сату факты билгеләнде.

Шулай итеп, «Татарстан Республикасы территориясендә алкогольле продукцияне ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына өстәмә чикләүләр турында» 06.03.2015 елның 10-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 2 ст.1 п. бозылды, аның нигезендә 22.00 дән 10.00 сәгатькә кадәр алкогольле продукцияне ваклап сату тыела.

Әлеге факт буенча шәхси эшмәкәр РФ КоАП 14.6 ст.3 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзү өчен чакырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International